ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

 4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан Ачы мәдәният йортында  балалар белән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста катнашкан һәр балага ахырдан бүләкләр тапшырылды.

 Районыбызда «Уятмакчы булсаң халык куңелләрен» дип исемләнгән фестивальгә старт бирелде. Аны Айдар җирлеге узешчәннәре башлап җибәрде. Фестиваль үз эченә авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренешне күрсәтүне бурыч итеп куйган иде. Айдар авыл җирлегенә кергән Айдар мәдәният йортында әлеге чара күтәренке рухта  узды. Катнашучылар арасында яше- карты һәм балаларның чыгышы әзерләнде. Айдар авылының тамашачысы да бәйрәм- чараларга зур теләк белән йөри. Бәйрәм көннәренә туры килү дә, әлеге бәйрәмне зур чарага әверелдерде.
6 ноябрь көнне Әбде мәдәният  йортында  караоке- кичә үткәрелде. Кичәдә туган якка , туган авылга , якын дусларга багышланган җырлар башкарылды. Кичә азагында Дима Семёнов үзенең җырларын башкарды

 5 ноябрь көнне Әбде мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен " дигән фестиваль конкурска  әзерлек репетицияләре уздырылды.

Һәр атна дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак  ясау,нәтиҗә чыгару,унышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла.  Баландыш  төп мәктәбендә бу  атнанын линейкасында  укучылар 2 нче чиректә булачак контроль эшләр, район күләмендә үткәреләчәк олимпиадалар графигы белән таныштырылды.

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?  Ул балаларга аң-белем бирүче,  тәрбияче.  Укытучы, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, төпле белемле итүче. Моның өчен укытучы   тагын да эзләнергә, белемнәрен  камилләштерергә  тиеш. Укытучы тирән белемле һәм методик әзерлекле булу өчен  үзенең белемен күтәрү өстендә эшләргә, газета – журналлар укырга  да тиеш. Безнең укытучылар “Теләче” район газетасына, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” профессиональ журналларга язылдылар. Бу аларга заман таләпләренә туры килгән дәресләр әзерләүдә, балаларны дөрес итеп тәрбияләүдә булышыр.

  5 ноябрь көнне  район  мәдәният йортында,  мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар. 

5 ноября 2015 года педагог-психолог Отделения социальной помощи семье и детям Государственного автономного учреждения социального обслуживания «Комплексный центр социального обслуживания населения «Родник» Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в Тюлячинском муниципальном районе» провела групповое занятие в Шадкинской средней общеобразовательной школе под названием «Здоровье-это основа счастья!». В данном занятии использовался метод арт-терапии, куда входит игротерапия, сказкотерапия и танцтерапия.

В занятии принимали участие ученики 8-11 классов. Ученики остались очень довольны. 

   7 ноябрь көнне Биектау районының «Биектау» спортзалында 1998-2000 елгы егетләр арасында 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Данил Галиев истәлегенә багышланган  татар-башкорт корәше буенча турнир үткәрелде. Барысы 10 команда, 120 спортчы катнашкан әлеге турнирда безнең район укучылары да чыгыш ясады.

Гомуми команда нәтиҗәләре:

1 урын – Биектау

2 урын – Түбән Кама

3 урын - Арча

2 ноябрьдән-8 ноябрьгә кадәр, 7 көн дәвамында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында  "Каенкай" лагеры эшләде. Әлеге лагерда 20 укучы ял итте. Укучылар имтихан тапшырасы фәннәрдән белемнәрен ныгыттылар, буш вакытларында төрле уеннар уйнадылар. Лагерь кыска гына вакытка оештырылса да, укучыларга бик ошады. Көзге каникул укучылар өчен бик файдалы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International