ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан без балалар белән бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Дуслык, бердәмлек, ярдәм итү турында әңгәмә кордык, ә ахырдан төзү материаллары ярдәмендә тарихи биналар төзедек. 

30 октябрь көнне  Казанның 133  номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен уздырылган семинарда мәктәбебезнең яшь укытучысы Шәкүрова Айгөл дә катнашты. Семинарда ФДББС кертү шартларында  башлангыч сыйныфларда  укыту мәсьәләләре каралды.

Бүген Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Максабаш авылы китапханәсендә булып кайттылар. Экскурсия барышында китапханәче Минһаҗева Лилия укучыларны китапларның тарихы белән таныштырды, укучыларга китап уку серләрен төшендерде.

Көзге каникул чорында Олы Нырсы урта мәктәбе каршында “Кояшкай”мәктәпъяны сәламәтләндерү лагеры оештырылды. Анда 20 укучы ял итте. Лагерь программасы коммуникатив, иҗади эш алымнары, физик һәм коррекцон күнегүләр аша оештырылды. Төрле формалы, эчтәлекле чаралар аша лагерь коллективы укучыларның уңай сыйфатларын алга чыгарып, аларны үстерделәр, лидерлыкка омтылыш уятттылар. Әти-әниләр дә, көзге каникулда, укучыларның яллары турында уңай фикердә.

5-6 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1999-2000 елда туган егетләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге булып үтте. 14 районнан барлыгы 148 яшь волейболчы катнашты. Уеннар «Батыр» спортзалында һәм район мәдәният спортзалында үткәрелде.

Жиңүчеләргә грамота һәм медальләр, ә 1 урынны яулаучы командага Кубок та тапшырылды. Ярышларның ин яхшы уенчысы дип Баулы районыннан Каюмов Адель танылды.

        3 ноября 2015года в СПК «Зилант» прошло открытое Первенство Кукморского района по волейболу среди девушек 2003-2004г.р. В соревнованиях приняли участие 5 команд: Зилант, Тюлячи, Яныль, Балтаси, Поч-Сутер. Победителем стала команда Зилант, на втором месте- Поч.Сутер, на третьем-Яныль. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами и медалями, а лучшие игроки подарками.

     Команда девушек из Шадкинской СОШ заняла 4 место. Тренер-преподаватель: Габделхаев Рашит Хазинурович.

Бүген без Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы белән берлектә " Алтын көз" бәйрәме үткәрдек. Бакча балалары мәктәпкә кунакка керде. Иң беренче бакча балалары укучы абый-апаларына көз турында шигырьләр сөйләп һәм җыр җырлап күрсәттеләр. Аннан соң мәктәп укучылары үзләренең  матур һөнәрләрен күрсәттеләр: көз турында шигырь дә сөйләделәр, көз турында русча җырлар җырладылар һәм берсеннән-берсе матур биюләр биеделәр. Иң ахырдан балаларга көз кызы алып килгән тәмле күчтәнәчләр өләшенде.

2015 елның 5 нче ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районыбызның үзәк ял паркында авыр тормышлы булган гаиләдәге балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар балән табигый материаллардан эшләнгән костюмнардан модалар күрсәтү оештырылды. Әлеге уенның максаты  булып балаларның креативлыгын үстерү тора.

          3 ноябрь конне Олы Кибәхуҗа авылы  мәдәният йортында  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар. 

      3 нче ноябрь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә «Толерантность - это дружба, труд и уважение» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә яхшылык һәм явызлык, әдәп һәм әхлак турындагы әдәбият, шулай ук төрле караштагы язучыларның толерантлык темасын ачып биргән әсәрләре тәкъдим ителде. Атна буена китапханәгә килүчеләр белән Әдәплелек атнасы, толерантлык һәм кешелеклелек турында аерым әңгәмәләр үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International