Лесной авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә 28 октябрь көнне “Үз кулларым белән могҗиза ясыйм” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашуга шушы авылда яшәүче пенсионер апа Г.Х. Ибрагимованы да чакырулы иде. Ул балаларны үзе белгән бәйләү серләре белән таныштырды.
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.Теләче җирлекара китапханәсендә әлеге бәйрәмнәргә багышланган күргәзмә оештырылды.
Халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан җырчылыры, артистлары, композиторлары була. Иҗат кешесенә булган мондый зур ихтирам әлбәттә халыкның иң талантлы улларына, кызларына гына, анда да бик сирәгенә генә эләгә. Халык шулай ихтирам иткән таланталарның берсе – күренекле композитор, татар опера театрына нигез салучыларның берсе Сара Садыйкова. 1 ноябрьдә Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә татарның җырчы сандугачы С.Садыйкованың иҗатына, тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.
Соңгы елларда илдә терроризм киң тарала башлады. Бу темага китапханәдә бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 3 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә балалар белән чираттагы очрашу оештырылды. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А та катнашты. Ул укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында аңлатты. Урамда шикле кешеләр күренсә хәбәр итәргә кушты. Китапханәче эшләнгән папкалар белән таныштырды.
3нче октябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эше” темасына район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә булып үтте.
Семинар-киңәшмәнең беренче өлешендә балалар белән берлектә рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М., музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче Галияхметова З.А. җитәкчелегендә “Туган җирем –Татарстан” исемле бәйрәм иртәсе күрсәтелде. Икенче өлештә төп семинар-киңәшмә темасын яктырткан чыгышлар ясалды, ахырдан мәгариф бүлеге мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эшендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып үтте, нәтиҗә ясады .
Казаклар авыл китапханәсендә “Сәнгать төне” акциясе булып узды. Монда китап сөючеләр катнашты. Алар шулай ук Олы Кибәхуҗа авылында А.Гыйләҗевның “Яра” әсәре буенча куелган спектакльне дә карадылар.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәнияте йортының “Балачак” курчак театр-студиясе 4 ноябрь көнне 3 нче театр сезонын башлап җибәрде. Бу көнне Нина Гернт әсәре буенча (Миләүшә Галявиева-Габдрахманова тәрҗемәсе) куелган “Дорофей маҗаралары” премьерасы булды. Тамашада әсәрне тәрҗемә итүче М.Габдрахманова һәм әсәргә көй иҗат иткән Аяз Юскаев та катнашты. Яшь һәм өлкән тамашачы әсәрне яратып кабул итте.