Көзге каникуллар вакытында Олы Нырсы мәктәбе үзенең эшен туктатмый. Көзге каникулга төзелгән эш планы буенча төрле чаралар үткәрелә, 9, 11нчы сыйныф укучылары ТДИ һәм БДИ га әзерләнүләрен дәвам итәләр.
4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне. Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Казаклар авылы китапханәсендә “Без-көчле, бердәм халык” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Бердәмлек көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә «Бердәмлек һәм дуслык балалар күзлегеннән» дигән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бердәмлекне ничек күз алдына китерә, шуны сурәтләп рәсем ясадылар. Бик матур рәсемнәр килеп чыкты.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шушы истәлекле датага багышлап Айдар авылы китапханәсендә мәгълумати сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм презентация күрсәтелде. “Без-көчле,бердәм халык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
3 ноябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия тарафыннан мәдәният йортында үткәрелгән “Милли горурлык милли бизәкләр аша” дигән тематик кичә халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү һәм балаларга өйрәтү максатыннан оештырылды. Балаларны төрле милләт киемнәре белән таныштырып, бергәләшеп, бердәмлектән ямь табып яшәргә кирәклеге аңлатылды. Борынгы әби-бабаларыбызның нинди генә шартларда көн күрүенә карамастан һәрбер йоланы, бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкарып милләтебезне саклап калулары аңлатылды. Ә балалар үз чиратларында төрле милләт киемнәреннән киенеп үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
3 нче ноябрьдә Баландыш авылы китапханәсендә “Сәнгать төне” узды. Кунакларыбыз төрле яшьтәге китап укучылар иде. Кайнар коймак белән чәй эчеп, гармун моңына кушылып, яраткан халкыбыз җырларын җырлап, чын мәгънәсендә рухи ял итү булды бу төн.
4 нче ноябрь 2005 нче елдан бирле Рәсәйдә халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы бик бай. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы уңайдан балалар Күкчә авылы китапханәсендә “Күпмилләтле илдә яшибез” темасына рәсем ясау белән шөгыльләнделәр.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Не бывать в России смуты!» исеме астында Рус дәүләте тарихын искә алу булды. Монда 400 ел элек булган вакыйгалар хәтерләрдә компьютер презентациясе ярдәмендә яңартылды. Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский кебек геройларның батырлыкларын белгәннән соң, балалар аларга охшап Ватан сакчысы булырга теләк белдерделәр.
3 ноябрь конне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар.