ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

     4 нче ноябрь – халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыклар бердәмлеге буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 4 нче ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында яшьләр белән бу бәйрәм билгеләп үтелде, әңгәмә корылды һәм презентация каралды.

4 нче ноябрь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында Дуслык һәм бердәмлек көне уңаеннан "Бердәм булыйк" дип исемләнгән чара булып узды. Бу чарада укучылар белән спорт һәм төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар үткәрелде.

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызнын каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуны күздә тотып 3 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия газета-журналларга күзәтү үткәрде. Щлеге темага багышланган  материаллардан “4 ноябрь- бердәмлек көне” дип исемләнгән папка ачылды.

2 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбе базасында ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Лагерьдә йөрүче балалар белән төрле мероприятияләр уздырыла. 4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “ Без бергә! Без көчле!” спорт чарасы үткәрелде. Укучылар бу чарада, күңелле эстафета уеннары аша,  үзара бердәмлек,дуслык сыйфатларын ныгыттылар.Мәктәптә үткәрелгән чаралар аша без укучыларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирәбез. Үзебезнең туган республика-бызны, туган илебезне яратырга өйрәтәбез.

Бу көнне бөтен дәүләт буенча   концертлар, хәйрия акцияләре,күңел ачу чаралары үткәрелә.

 3 ноябрьдә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында да “Туган җирем –Татарстан” исемле бәйрәм иртәсе үтте.Бәйрәм барышында рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. ,музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче Галияхметова З.А. җитәкчелегендә балалар рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре,милли киемнәре,йолалары белән таныштылар . 

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннарыСезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Хезмәт вазифагызны башкарганда, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, сезгә нинди генә төр җинаятьләрне тикшерергә, нинди генә явыз гамәллләргә киртә куярга туры килми. Шуңа да карамастан, сез зур уяулык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үз хезмәтегезне зур тырышлык һәм намус белән үтәп киләсез. Шуңа да халык сезгә ышана, зур өмет белән карый. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугры калып, үз бурычларыгызны илгә-көнгә зур бирелгәнлек белән башкарырсыз дип ышанып калабыз. Игелекле һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 авыл хуҗалыгы тармагында күпеллык намуслы   хезмәтләре өчен Игенче хуҗалыгы механизаторы Набиуллин Равил Габдрахман улына һәм “Сэт иле”-“Теләче” филиалы слесаре Мубараков Маулетхан Гилемхан улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министырлыгының Рәхмәте белдерелде.

Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шайдуллин А.Р., КЦСОН "Родник" җитәкчесе Муртазин Н.А., Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Хәлимә Сабировнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.

         Фәһриҗамал Зәйнутдиновна килгән кунакларны  рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

 


7
ноябрь, 2015 ел
шимбә

3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International