ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Китап уку- ләззәт дөньясына чуму ул. Китап ярдәмендә укучы яңа белем ала, үзенең күзаллауларын баета. Укучы киңәш эзләп тә, гыйлем алу нияте белән дә китапка үрелә. Балачакта укылган беренче китаплар хәтердә якты хатирәләр булып уелып кала. Китап кешенең күңелен сафландыра, тормышка карашын тәрбияли. 

Безнең Иске Җөри балалар бакчасында кечкенәләр төркеменә өч яңа бала кабул ителде: Иргалиева Алидә, Нурлыгаянова Нурисә һәм Зиннатуллина Мәдинә. Балалар бакчага һәм яңа дусларына  бик тиз ияләнделәр. Хәзерге көндә кечкенәләр төркемендә унбер  бала тәрбияләнә. Һәрбер бала сау-сәламәт  һәм бакчага бик теләп йөриләр. 

Бу мәдәни проект Сөләйман Йосыповның 90 яшьлек юбилеена, аның якты истәлегенә багышланды. Ачык фестиваль булганлыктан бу иҗади проектта Алан җирлеге һәвәскәр җырчыларыннан тыш, Олы Мәтәскә,Теләче авылы җирлекләреннән җырчылар катнашты. Һәр башкаручының чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Фестивальдә катнашучыларга мөхтәрәм жюриның карары белән Дипломант,Лауреат мактаулы исемнәре һәм спонсорларның истәлекле бүләкләре  тапшырылды.

Иң беренчеләрдән булып фестиваль Айдар җирлегенә кергән мәдәният йортларында  узды.

  Бу җирлеккә керүче Субаш авылы клубы үзэшчәннәр коллективы бу конкурста актив катнаштылар. «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле «Покрау» бәйрәменнән өзек күрсәттеләр. Аннан тыш концертта матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле сәхнә күренешләрен дә күрергә була иде. 

9 ноябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, зур бәйрәм чарасы булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Традиция буенча, бәйрәм Россия гимны белән башланып китте, аннары кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды.  Бәйрәм  матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында, әти-әниләр балалар белән бергәлектә ясалган рәсемнәр, кул эшләнмәләре  турында  сөйләделәр. Балаларның өсләрендә төрле милләт вәкилләренең костюмы иде. Алар әлеге костюмнарын яклап чыгыш ясады. Ахырдан, костюмнан килгән һәр бала, чын модельерлар кебек, үзләренең костюмнарын тәкъдим иттеләр.

Балалар бакчасында балаларны һөнәрләр, өлкәннәр хезмәте белән таныштыралар, хезмәткә карата уңай фикер формалаштыралар. Хезмәт күнекмәләренә өйрәтүнең тәрбияви мөмкинлекләренә зур игътибар ителә. Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә “Кем булырга?” дигән почмак булдырылды. Монда балалар һөнәрләр дөньясы белән танышалар, кызыклы сюжетлы һәм дидактик уеннар уйныйлар. Балалар үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре белән кызыксына башлыйлар. Шул унайдан өйдә сөйләшү булса бик яхшы. Ул очракта балалар әти-әниләренең һөнәрләрен иң яхшысы дип саный, аның белән горурлана.

Без исә, балалар һөнәрләр белән танышкач, киләчәктә үз һөнәрен сайлауда иницативлы булырлар дип ышанабыз.

  4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул унайдан Шармыш авылы клубында яшьләр белән берлектә «России мужества не занимать» дип исемләнгән кичә уздырылды. Очрашуның төп максаты булып үсеп килүче яшьләрне  безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшкән  батырларыбыз белән таныштыру, аларны онытмау, хөрмәт итү иде. 

Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне 19.00 сәг.- 22.00 сәг. кадәр, "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде. Бу акция барлык мәдәният учакларын берләштерә, аларның һәрберсе тамашачыга үзенең кызыклы программасын тәкъдим итәргә тырыша. Шәтке авылы китапханәсендә дә китап укучылар  үзләренең иҗади тырышлыкларын сынап карарга җыелдылар. Кичә түбәндәге программа буенча барды.
        1. Китапханә буйлап экскурсия -19.00-19.30.
        2. Түләүсез интернет -19.30-20.00.
        3. "Шигырь язабыз" дигән конкурс (китап укучылар үзләрен шагыйрь ролендә тойдылар) -20.00-21.00.
        4. Әдәби коктейль( мәдәният йортында чәй һәм кофе өстәле) -21.00-22.00.
7 нче ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында "Моңнар кайтсын авылга" фестиваль-конкурсында Олы Мәтәскә мәдәният йортыннан узешчәннәребез Илзирә Валиуллина, Рәфилә һәм Инзилә Камалиевалар катнашып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  Низамова Сөмбел һәм Назипова Миләүшә  "Уятмакчы булсаң, халык күңелләрен" дигән фестивальгә әзерлек эшләре алып баралар. Берләшмәгә йөрүче балалар белән биюләр өйрәнелде, сценарий төзелде, сәхнәне бизәү эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International