ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды. Ул 20 китап авторы. Аның әсәрләрен укучылар бик яратып укыйлар.
Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә,дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы,чөнки әлеге уеннар аша балв әхлакый- этик кагыйдәләр белән ташыша башлый.Безнең балалар бакчасында да бармак уеннарын үткәрүгә зур игътибар бирелә.Бармак уеннары-өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булы
Бу атна эчендэ балалар бакчасында янгынга каршы саклану чаралары,кагыйдәләр ныгытылды,балалар, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр, рәсем буенча конкурслар үткәрелде,эвакуацион керү-чыгу юллары тикшерелде, күнегүләр үткәрелде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Домолазова И.Ф. балаларга Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Хәрби дан көне турында сөйләде. Китапханәче Никитина Н.П. китаплар күргәзмәсе оештырып балаларны республиканың төп законы һәм дәүләт символлары белән таныштырды
Бу олимпиадаларда бүген безнең мәктәп балалары да рус теленнән башка мәктәп укучылары белән көч сынаша. Аларга уңышлар телибез.
Көз...  Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Безнен Олы Мэтэскэ бакчабыз балалары да бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр кулҗтурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.  9 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Шаян сәхнә» берләшмәсенә йөрүче  балалар белән татар халык уеннары уйналды. «Түгәрәкле» һәм «Наза» уеннарын алар яратып уйнадылар.
Алар «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсына  яңа бию өйрәнәләр. 
Бу спектакль Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Ямбулат мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә куелачак. Ноябрь ахырында "Сөйдергеч бөтие" комедиясы белән шушы авылларда да чыгыш ясау көтелә.
7 ноябрь көнне Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. "Күңел җылым сезне җылытсын" дип исемләнгән, күптән көтелгән әлеге очрашуны Айдар авыл җирлеге белән берлектә китапханәче Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляховалар оештырды. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International