ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Айдар авылы китапханәсенең яшүсмер китап укучылар Шавалеева Г., Хазиева Э., Багаутдинова Г. үзләренең яратып укыган әсәрләре буенча төрле иллюстрацияләр ясап, әлеге республика күләмендә оештырылган рәсем конкурсында катнаштылар.                                           

Фестиваль авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренеш күрсәтүне үз эченә алды. Айдар авыл җирлеге белән берлектә  авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляховалар  тырышлыгы белән оештырылган әлеге мәдәни чара халыкның рухи мирасын баетуда фольклорның төп чыганак икәнлеген тагын бер кат раслады. Бу чарада төрле буын кешеләренең катнашуы зур игътибарга лаек. Өлкән буын вәкилләре үзләренең чыгышларында онытылган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны сәхнәгә алып чыгалар. Аларны яшь буын дәвам итә. Әлеге бәйрәмдә алар авылдашларыбызга "Сепарат аерту өмәсе"н бүләк иттеләр. 

Уен барышында балалар бик кызыксынып табышмакларга җаваплар таптылар, Көзсылуның сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханә мөдире аңлаешлы һәм үтемле итеп көзге сынамышлар белән таныштырды. Биредә алар көз айларын исләренә төшерделәр, шулай ук урман җәнлекләре – тиен, куян, аю һәм керпенең көзне ничек каршылаулары турында белделәр.     

Алар битләре ертылган, тышлары таушалган китапларны дәваладылар.  Балалаларга бу эш ошады, китапларны бик тырышып дәваладылар. Ахырда үзләренә укырга китаплар алып таралыштылар.

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан “Китап битләрен актарганда” дип аталган иллюстрацияләр конкурсы үткәрелә. Бу конкурста  Шармыш авыл китапханәсе китап укучысы Светлана Терентьева катнашты. Ул А.С.Пушкинның “Барышня - крестьянка” әсәренә иллюстрация ясады һәм рәсем конкурс комиссиясенә җибәрелде. 


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 7 ноябре көнне «Төнге хоккей лигасы 18+» фестивале кысасында «Теләче» һәм «Азнакай» командалары арасында хоккей уеннары узды. Уен нәтиҗәсе: 13:0 – Теләчекомандасыфайдасына. 

Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле.Барлык район хужалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.

     Районнын хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә хэтле, азык эзерлэу комбайннарын-10 майга хэтле, урып-жыю техникасын, икмэкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хэм киптеру машиналарын 1 июльгэ хэтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.

7 ноябрь көнне Максабаш  авыл китапханәсендә,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк!” исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрендә сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген чагылдырдылар
6 ноябрьдә Олы Мишә урта мәктәбендә I чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина Р.Ф укыту һәм тәрбия эше торышы белән таныштырды. Шулай ук  быелгы уку елында булачак имтиханнардагы үзгәрешләр,  балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтелде. Әти-әниләргә ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
Уенда “Көчлеләр” һәм “Батырлар” командалары көч сынашты. “Иң кыюлар” эстафетасында, “Керпе” уенында, “Канат” тартуда һ.б уеннарда балалар актив катнаштылар. Бу уеннарда “Батырлар” командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International