2015 елның 29 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре, Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан, районыбызның ял паркында социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдәге балалар белән яшь талантлар бәйгесе үткәрделәр.
Әлеге бәйге балаларның сәләтләрен ачыклау өчен үткәрелә. Шулай ук аларда туган якка карата мәхәббәт уятуга, сәнгатьне яратырга һәм башка эстетик таләпләрен ачырга көч куела.
Форум барышында әлеге темага кагылышлы программа, проектлар һәм методик китаплар күргәзмәсе дә үткәрелде. Шуклай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе булды.
Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.
Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Татарстан республикасы ятим, күп гаиләдә, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларга бушка спектакльләр карау квотасы булдырды. 25 октябрь көнне Теләче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары “Про кота и про любовь” спектаклен карап кайттылар. Спектакль балаларга бик ошады, алар аннан уңай тәйсирләр белән кайттылар.
Атна дәвамында Үзәк хезмәткәрләре Теләче районының мәктәп яшендәге балаларның ГТО нормативлары үтәгән җыелма протоколларын “АИС ГТО” системасына керттеләр. Район мәктәпләреннән алынган мәгълүматлар буенча, ГТО нормаларын тапшыру буенча кышкы сессиядә 880 укучы катнашыр дип көтелә.