ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга

Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.

Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында  - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.

      Теләче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Иванова Кристина (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Гөлназ Фәрит кызы) “Татарстан халыклары Дуслык йортында” үткәредгән РФ халыклары телләрендә укучыларның  фәнни-гамәли конференциясе  һәм укуларының  йомгаклау  өлешендә  катнашты. Кристинага  мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломын һәм бүләкләрен тапшырдылар. 

Форумда ФДББС кертү шартларында  тарих буенча белем бирү проблемалары, Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы Концепциясе нигезендә  укыту мәсьәләләре каралды. 
2015 елның 27 октябрь көнне “Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп- интернаты”нда  җәмгыять белеме укытучылары өчен өйрәтү характерында республика семинары үткәрелде. Семинар “Заманча мәктәптә фән буларак - җәмгыять белеме. Укучыларны җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләү” темасына үткәрелде. Әлеге семинарда районыбыздан 5 укытучы катнашты: Гарифуллина Рузилә Сәетшевна – Иске Җөри, Газизуллин Радик Әнвәрович – Олы Мишә, Хәлилова Лариса Ринатовна -  Олы Нырсы, Закиров Наил  Сабирович- Шәтке, Хәсәншина Венера Мәсгутовна – Үзәк мәктәбе.
Бүгенге көннәрдә дә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Закирова Гүзәлгә ,Россия күләмендә оештырылган «РОССИЯ-КИТАЙ: вчера, сегодня, завтра» исемле рәсем конкурсында 3нче урын алган өчен ,диплом һәм кыйммәтле бүләк килде.Бу конкурс хәрби-мемориал компания һәм «Ветераны правоохранительной и военной службы» Бөтенроссия хәйрия Фонды тарафыннан оештырылган иде.

29-31 октябрь коннэрендэ «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмэткэрлэр Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Барысы оченче группа авыл жирлегенэ кергэн 12 район катнашты: (Актаныш, Элки, Этнэ, Биектау, Югары Ослан, Мослим, Яна Чишмэ, Питрэч, Кайбыч, Чирмешэн, Чупрэле, Телэче).

30 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларын китапханә кагыйдәләре белән таныштыру үткәрелде. Балалар китапханә, китапның кеше тормышындагы роле, китаптан дәрес файдалану, китапка карата сакчыл мөнәсәбәт турында мәгълүмат алдылар. “Китап кайдан килгән” дигән презентация ярдәмендә балалар беренче китаплар, аларның нинди булганлыклары турында да белделәр
Китапханәче Хисматуллина Ф.  китап фонды, газета, журналлар, китап уку кулҗтурасы турында сөйләде.   
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Аларга бик күп язучылар турында  сораулар бирелде. Укучыларның китап күп укыганлыклары аларның җавапларыннан билгеле. Барлык  сорауларга да дөрес җавап биреп бардылар. Ахырдан укучылар  үзара  сораулар бирештеләр. Кичә күңелле үтте

  Бүген Шәтке балалар бакчасында “Уңыш бәйрәме”узды.Бәйрәмгә мәктәптән 1нче сыйныф укучылары кунакка килде.Безнең бакча балалары яраткан җырларын җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр һәм рус халык әкияте “Йомры икмәк”не сәхнәләштерделәр. Укучыларга  бәйрәм бик охшады,балаларга сыйныф җитәкчесе Рәзинә апалары бүләкләр өләште , бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International