ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрь  көнне   Алан  авыл   китапханәсендә мәктәп  укучылары  белән “Терроризм- җәмгыятнең  зур  бәләсе” дигән темага әңгәмә     узды.   

Соңгы очрашуда балалар “Көзге муллык” композициясен ясадылар.  Шулай ук “Спорт –ул көч” берләшмәсенә йөрүче балалар  теннис, шашка, шахмат белән дә шөгыльләнәләр, ярышлар уздыралар. 
Субаш авылы клуб мөдире белән китапханәче, армия сафларында хезмәт итүче бердәнбер солдат егетебез Чернов Николайның әти әниләре белән очрашып, аның язган хатларын укып, ничек хезмәт итүе турында кызыксындылар. 
Алар “Теләче” икътисад   Паркы эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан Теләче муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында “Җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” узды. Утырышны комитет рәисе Борһанов Рафис Тимерханович алып барды.
28 нче октябрь көнне ,Олы Мишә урта мәктәбендә Теләче район прокуратура вәкилләре белән очрашу  булды. Килгән кунакларга укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Прокуратура, хәрби комиссариат, социаль яклау үзәге ,полиция, хокук бозуларга каршы комитет  вәкилләре укучыларыбызга фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.Бу очрашу барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.

28 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә  «Интернет челтәрендә  куркынычсызлык» темасына 3-9 класс укучылары белән  бердәм  дәрес  үткәрелде. Информатика укытучысы Шакирова А.З укучыларны интернет челтәрендэ узләрен дөрес тоту кагыйдәләре , дөрес һ әм ялган мәгьлүматны ничек  аерырга кирәклеге белән таныштырды.

Фольклорда  элеккеге кичке уеннар, татар халкының милли йолалары күрсәтеләчәк. Конкурс үзебезнең Югары Мәтәске авыл халкы  ярдәме белән куелачак.

2015 елның көз ае чакырылышында Олы Нырсы авылы җирлегеннән барлыгы 3 егетебез алда торган зур бурычларын үтәүгә әзер.Әлеге музыкаль-әдәби кичә мәктәп укучылары һәм студентлар белән берлектә җыр һәм биюләр , төрле юмористик чыгышлар белән үрелеп барыр дип көтелә. Һәм әлбәттә инде армия сафларына китүче егетләребезнең әти-әниләренә дә сүз биреләчәк.Ә без үз чиратыбызда аларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International