Балаларыбыз кызыксынып бүлмәбездә үсүче гөлләрне тәрбияләргә яраталар. Су сибү, яфракларындагы тузаннарны сөртү, төпләрен йомшартуны балаларыбыз бик теләп башкаралар. Бүлмә гөлләрен тәрбияләп тору балаларда тәбигаткә сакчыл караш тәрбияли, мәхәббәт уята, балаларның бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлыкларын арттыра. Тәрбияче балалар бакчасында үсүче гөлләрне дөрес сайларга тиеш.
2 нче номерлы Теләче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләрен ныгыту максатыннан , югалган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен, “Мин урамда югалсам...” темасына шөгыль үткәрелде.
Балалар үзләренең өй адресларын, телефоннарын, әти-әниләренең исем-фамилияләрен искә төшерделәр һәм югалган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәнделәр. Шөгыльнең икенче өлешендә һәр бала да үз өйләре рәсемен бик теләп ясады.
Шөгыль булачак укучылар өчен бик файдалы үтте.
Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Үзләренә охшаган китапларны укырга алдылар. Мондый дәрес балаларда китапка карата җылы караш тәрбияли, китапны ярату хисе уята, укучыларны китапханәгә күбрәк тарта.