ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең  4, 6, 8 сыйныф укучылары , Татарстан Республикасында белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән чаралар кысасында , татар теле фәне буенча үткәрелгән диагностик тест эшләделәр. 

Бүген Олы Мишә урта мәктбендә  учыларының белемнәрен тикшерү максатыннан 4,6,8 классларда  татар теленнән мониторинг тикшеренүләре булды. Бу чара Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министралыгы тарафыннанүткәрелә.  Укучылар татар теленнән үзләренең белемнәрен сынадылар.  

Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле,  пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә төрле урман җәнлекләре  ямь өстәделәр, Көз кызы балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.

Анда класстан тыш уку өчен китаплар урнаштырылды. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде.Тәкъдим ителгән китаплардан өзекләр укылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.

Бу күргәзмәдә кеше тормышының иң матур вакытына - мәктәп чорына багышланган әдәбият әсәрләре урын алган. Әдипләребезнең әлеге теманы яктыртучы әсәрләре шактый. “Китап –минем дустым” дип аталган күргәзмәдәге китапларны укып балалар үз яшьтәшләренең кызыклы маҗаралары белән таныша алалар. 
Ул республиканың башка китапханәләреннән чал тарихлы, бай мираслы югары сәнгать йорты булуы белән аерыла. 25 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Милли китапханә оешуга 150 ел тулу уңаеннан "Тиңе булмас кыйммәтле мирас" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.

Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында  - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

    Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Балаларның ике телне дә яхшы белүләре мөһим.Эш дәфтәрләре балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерүдә , аларның сүзлек запасын баетуда бик зур ярдәмлек. Балалар дәфтәрләр белән эшне бик яратып башкаралар .

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International