ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

     Әлеге ярышларга Телэче муниципаль районы 2 команда куйды.  Гомуми нәтиҗәлэр буенча “Теләче” командасы II, “Сот иле” командасы 17 урынны яулады.

   

 Шул уңайдан, Олы Мишә урта мәктәбендә  педагог – психолог  унөч  яше тулган  укучыларга шәхси  психологик  тест үткәрде.  Киләчәктә аның нәтиҗәләрен укучы шәхесен үстерүдә, фәннәрне уңышлы үзләштерүдә кулланырбыз.
 Алар “Теләче” икътисад   Паркы эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан Теләче муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында “Җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” узды. Утырышны комитет рәисе Борһанов Рафис Тимерханович алып барды.

 Барлык уен нәтиҗәләре буенча Теләче командасы өченче урынга лаек булды. Чара ахырында командага Мактау грамотасы,җылыткыч мич бүләк ителде.

 

 Конкурсның максаты булып авыл хуҗалыгында эшләүнең данын күтәрү һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең һөнәрлеген арттыру тора.

Бу конкурста безнең район хуҗалыкларныннан 8 белгече катнашачак.

Конкурс нәтиҗәләре 31 октябрь көнне билгеле булачак.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.    

Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс - бюджет рәисе Р.Р Яхин, муниципаль район Башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н.М. Сөнгатуллин, Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе Ф.С. Вәлиев –ләр чыгыш ясадылар, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде. 

Чарада  җылы якка китүче кошлар һәм туган якларында кала торган кошлар турында сөләштеләр. Кышка кала торган кошларга ярдәм итү йөзеннән балалар белән оялар, кормушкалар ясадык. Балаларга уздырылган чара бик ошады. 
23 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында узган “Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре” көне уңаеннан авыл халкына концерт куелды. 
Бәйләргә яратучылар үзләренең осталыкларын гына түгел, ә башкалардан да үзенчәлекле бәйләү алымнарын өйрәнәләр, бергәләшеп аралашу да җаннарына тынычлык өсти. Крючоклар белән бәйләү,бисерлар кулланып эшләү кебек биремнәрне дә теләп башкаралар, үрнәкләрен өйрәнәләр. Уздырылган бәйрәм чараларында бәйләнгән эшләрдән күргәзмәләрдә катнашып киләләр.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә    авыл  китапханәсендә мәдәни чаралар һәрвакыт  үткәрелеп  тора. 11 апрель көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без”дип исемләнгән авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән бик матур әдәби-музыкаль кичә үткән иде. 25 октябрь көнне шушы ук исем белән күргәзмә эшләнде. Күргәзмә авылыбызның каләм осталарына багышланды.  Алар төрле  җирләрдә яшәп иҗат итсәләр дә, бу күргәзмә аларны берләштерде. Күргәзмәгә барысының да иҗат җимешләре: китаплары, папкалары, альбомнары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International