ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бигрәк тә тәмәке, аракы , наркотик кебек организм өчен зарарлы , турыдан-туры кешене һәлакәткә илтүче агулы матдәләр бүген беркемне дә аямый. Яшьләрне бу адымнан ничек аралап калырга соң? Хәзерге заманда яшьләрне адым саен кисәтеп, тикшереп тору гына ниндидер нәтиҗә бирергә мөмкин. Бүген Баландыш төп мәктәбенә шушы максат белән  мәгариф бүлегеннән психолог 13-15 яшькә кадәр балалар белән тест үткәрде.
Әдәби сәгатьтә китапханәче тарафыннан Нурихан Фәттахның тормыш юлы, иҗаты сөйләнелде. Китап укучыларга әдипнең китаплары тәкъдим ителде.
“Шигъри тәлгәшләр” исемле китап күргәзмәсенә  10 лап шагыйрьнең шигырьлэре куелды. Шигырьләр аша китапханәче балаларны Г.Тукай, Ш.Галеев, Й.Шәрәпова, Р.Миннуллин,  С.Михалковның шаян шигырьләре белән таныштырды, укучылар  үзләре ятлаган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Күргәзмәдә балалар юбиляр шагыйрьләр Җ. Дәрзаманның “Күзле кычыткан”, Р. Валееваның “Әниемә бүләгем” шигырьләре белән таныштылар. 
Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында балалар белән гриппка каршы профилактик чаралар уздырыла. Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмыйбыз. Табигатьтә табигый фитоцидлар -  сарымсак һәм суган бар. Көн саен 2-3 тырнак сарымсак һәм суган турап кую да, балаларның муеннарына сарымсактан мәрҗән ясау да  уңай нәтиҗәләр бирә. 

Анда йөрүче хатын-кызлар бәйләү серләренең яңадан-яңа төрләрен өйрәнәләр. Алар биредән бер-берсе белән аралашып, яңалыклар белән танышып, яхшы кәеф, күтәренке рух алып кайталар.

Балалар кәгазьдән георгин чәчәге ясыйлар. Эшләнгән эшләрен әти-әниләренә алып кайтып, үз хезмәтләре белән аларны сөендерәләр. Балалар түгәрәк көннәрен түземсезлек белән көтәләр һәм  түгәрәккә бик теләп йөриләр. 

21 октябрь көнне районыбызга  Төмән өлкәсе делегациясе килде. Эшлекле визит белән килгән кунакларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, һәм аның ярдәмчеләре каршылады. Алар район буенча төрле урыннарда булдылар.

Төмән муниципаль район  башлыгы Светлана Иванова: «Кечкенә генә район, зур шәһәрләрне дә уздыра, шаккатырлык хәл, әйтер сүзләр юк», - диде очрашу барышында.  Шулай ук безнең  Максабаш  башлангыч мәктәбебездә дә булдылар һәм тагын бер кат үзләренең соклануларын җиткерделәр.

22-23 октябрь көннәрендә Олы Мишә мәктәбенең математика укытучысы Галимбекова Гөлинә  яшь мөгаллимнәр өчен оештырылган “ Фестиваль современных образовательных технологий: молодые - молодым” семинарында булып кайтты. 
Теләче районы Югары   Кибәхуҗа  урта   мәктәбе  укучылары  бик  тырышып   “Көзге бал”  кичәсенә   әзерләнәләр. Ул бүген, ягъни  24 октябрь   көнне  булачак.  Һәр сыйныф  яшелчәләрдән  төрледән – төрле  уенчык - сувенирлар  ясады. Шулай ук  бәйрәм   кичәсе  матур  җырлар, шаян  биюләр,  кызыклы  уеннар  белән  уралып  барачак.  Көз бизәге- Сөмбелә дә бәйрәмгә  кунак  булып  киләчәк. Укучылар бу бәйрәмне көтеп алалар.

 21 октябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә   “Укучыларның  мәдәни көндәлеге”н  тапшыру уңаеннан мәдәният дәресе үткәрелде. Бу чарага 2-4 сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырылды.Укучылар мәдәни көндәлек белән танышып, туган ягыбыз тарихы һәм аның күренкле кешеләре турында мәгълүмат алып күтәренке рухта таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International