ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

21 октябрь көнне Төмән өлкәсе делегациясе районга эшлекле сәфәр вакытында Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында булдылар. Алар Республика Президенты программасы нигезендә төзелгән мәдәният йортын һәм аның эшчәнлеге белән таныштылар. 

 Олы Мишә урта мәктәбендә спорт түгәрәкләре белән беррәтттән иҗади түгәрәкләр дә эшләп килә.Балалар иҗат үзәгенә караган ” Яшь хәбәрче”, “Гарәп теле графикасы” түгәрәкләренә укучыларыбыз теләп йөриләр.23 октябрь  көнне  “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары татар телендә “Кагу” дип исемләнгән кинофильм  карадылар. Әхлаклылык сыйфатларының берсе- күңел сафлыгы, үз-үзеңне  начар гадәтләрдән арындыру турындагы фильм укучыларны  уйланырга мәҗбур итте. 
Язучының әсәрләрендә хокук һәм тикшерү оешмаларында эшләүче кешеләрнең авыр да, хәтәр дә хезмәт атмосферасы тасвирлана, тормышта очрый торган күптөрле җинаять, хокук бозу күренешләренең һәм социаль тамырлары һәм сәбәпләре эзләнелә, җәмгыятьтә тәртип һәм законнарны саклауда һәр кешенең җаваплы икәнлеге искәртелә.
Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Валентина Степанованың  патриотик тәрбия бирү буенча "Сөй һәм бел, үз төбәгеңне" дигән автор программасын тормышка ашыру дәвам итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар туган җир тарихы , аның мөхтәрәм халкы белән таныша. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  тәрбиячеләре белән экскурсиягә бардылар. 

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта 5 көн тәртибе каралды.  


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Профориентация эше  мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан  ,22 октябрь көнне, Баландыш төп мәктәбендә, 7-8 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.

Әдәбият елы уңаеннан Татарстанда бик күп чаралар үткәрелеп килә. Безнең Олы Нырсы  урта мәктәбе дә читтә калмый. Шул уңайдан мәктәбебездә дә түбәндәге чаралар планга кертелде һәм уздырыла: китаплар буенча фикер алышу, яңа килгән китапларга күзәтү һәм күргәзмәләр тәкъдим итү, слайд – шоулар күрсәтү, викториналар, конкурслар, әдәби ункөнлекләр, шигырь сәгатьләре, язучылар белән очрашулар ,әдәби музыкаль кичәләр.

Теләче     районы     Югары     Кибәхуҗа    урта    мәктәбендә    12- 17   яшьлек укучылар     арасында    психологик    тест   үткәрелде.    Укучылар    142    сорауга   җавап    бирделәр.    Сораулар    укучыларны     төрле    фактор  буенча   тикшерепэмоциональ    ныклыкларын   , үз-үзләрен   тотышларындагы     узгәрешләрне ,    характер  билгеләрен    ачыкларга    ярдәм    итәчәк.    Укучылар     сорауларга   теләп    җавап бирделәр,    актив  катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International