Коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
26 октябрь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта 5 көн тәртибе каралды. Утырышта әлеге көн тәртибе буенча район прокуроры Рим Сөнгатуллин, Россия эчке эшлэр министрлыгының Телэче районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Зиннатуллин, район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов, муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов, Теләче муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдиновалар чыгыш ясады. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 5 пунктан торган карар чыгарылды.