ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Профориентация эше  мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан бүген ,22 октябрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, 7-8 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Татарстанның тормышы күп яктан транспорт тармагы эшчәнлеге белән бәйле. Автомобиль транспорты көн саен республикада йөзләрчә мең пассажир, меңнәрчә тонна йөк ташый, нефть һәм химия комлекслары, социаль өлкә эшчәнлеген тәэмин итә.

Транспорт тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә зур нәтиҗәләргә ирешәсез һәм алга кыю бурычлар куясыз. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, муллык телибез!


“Китап - белем чишмәсе” күргәзмәсенә балалар язучыларының китаплары куелып, яратылып укылдылар.

Китап укучылар авыл тарихына бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Өйдән алып килгән фотолар күптәнге хатирәләрне яңартты.

Ачы авыл китапханәсендә 2015 елның юбиляр китаплары буенча “ Яраткан геройларга кунакка” дип исемләнгән тест – конкурс үткәрелде.

  

Республикада грипка каршы вакцинация башланды. Татарстанда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, республика халкынын 20-25 % ел саен шундый прививка ясата. Хәзер грипка каршы прививка бердәм прививкалар календаренә кертелде һәм, грипка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөруче сабыйларга вакцинация ата-аналарның рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шушы максаттан Үзәк балалар бакчасынын  хезмәткәрләре дә грипка каршы вакцина ясаттылар. 

Кошларны күзәтү 1995 нче елдан бирле күзәтелә. Көз көне кошлар җылы якларга очалар. Укучылар белән тукранны, песнәкне һәм чыпчыкны күзәтергә мөмкин булды. Балаларга экскурсия бик тә ошады.
6 сыйныф укучылары язучының әсәрләре буенча алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар фикеренчә, Бунин кешенең эчке дөньясын күрергә омтылган. Кеше тормышының якты һәм караңгы якларын сурәтләү аның шигырьләренең төп темасы булып тора. Бу аның “Кавказ”, “Кычкыру” әсәрләрендә ачык чагыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International