22 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Армиягә китүче егетебезне котларга Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М. та килгән иде. Очрашу ахырында булачак солдат һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә Олы Нырсы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Ислам дине - бөек дин” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Бу чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде, үзенең вәгазләрен укыды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Казан дәүләт аграр университетыннан килгән хат нигезендә чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын 2015 елның 31 октябере көнне 10.00 сәг.Казан дәүләт аграр университетына “Ачык ишекләр” көненә чакыра.
Адресы: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 65 йорт.
Алтын коз. Агачлар, куаклар, улэннэр - барда алтын, сары тостэ. Шундый матур коз коннэрендэ без балалар белэн кондэ саф хавага чыгабыз. Балаларны ел фасылындагы узгэрешлэр белэн таныштырып торабыз.Участокта ускэн агачларны, куакларны кузэтэбез. Табигать матурлыгын курэ белергэ хэм аны сакларга ойрэтэбез.
Һәрбер төркем бу бәйрәмне үзенчә матур итеп әзерләнә.
Бәйрәмнәргә тагын да күбрәк ямь өстәп,балалар әти-әниләре белән берлектә төрле табигый материаллардан башкарылган кул эшләнмәләре алып киләләр.Әлеге чараның максаты: балаларда табигатьне ярату, өлкәннәргә һәм бер-берсенә хөрмәт хисләрен уяту иде. Шулай ук балаларның физик һәм дә психологик якларын чыныктыру юнәлешендә дә эш алып барыла.