ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Анда буклет, брошюралар куелды. Монда кеше күп йөри торган җирләрдә шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән
Ярышлар башланыр алдыннан китапханәче "Халык һәм спорт уеннары " китабына күзәтү ясады, балаларны уеннар тәртибе белән таныштырды.
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Шамсутдинова И.А, тәрбияче ярдәмчесе Миронова Г.П, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М, физик үсеш инструкторы Насибуллина Л.Ш белән бергәлектә  табигать почмагына  көзге  экскурсиягә  чыктылар.  

Безнең бакчабызда балаларның ирекле,сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар:кибет,гараж, хастаһанә һ.б.Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә,шулай ук кибетче,врач,парихмахер профессияләренә мәхәббәт тәрбияләргә дә булыша.

Чара ГТО нормативларын тапшыручы  яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү һәм мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылды.Ярышларда безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең командасы да уңышлы гына катнашып, 3 нче урынга лаек булды.Ярыш программасы нигезендә катнашучылар үзләрен теоретик, хәрби-тактик һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча сынадылар. 

2015 елның 15, 16 сентябрь көннне “Родник” халыккка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрү буенча, үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләр янына барып кайттылар. 

     2015 елның 11 сентябрь конне “ Родник ”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. “Ирекле волонтерлар” булырга чакырды, һәм аларны алдагы көндә ничек итеп эшләргә икэнен аңлатты.

Әлеге акциянең төп бурычы – китап укчыларның санын арттыру, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү. Шуңа күрә китапханә кысаларыннан без Теләче урта мәктәбе каршындагы скверга чыгарга булдык. 
Көч куллануга каршы без” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Башта “Сак бул, экстремизм” темасына әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын. Конкурска нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International