Балалар иҗат үзәгенең “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укчылар ( 1 сыйныф), өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә, кәгазь белән эшне башлап җибәрделәр. Беренче дәресләрдән үк укучылар педагогны үз итеп кул эшләре эшләргә керештеләр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә быелгы уку елында да ГТО ны тормышка ашыру дәвам итә. Тиешле вакытта һәм дәрәҗәдә барлык нормативларны тапшыру өчен оештыру эшләре алып барырга кирәк: сайтта теркәлү узу, әти- әниләрдән ризалык алу, исемлекләр яңарту, сынау төрләрен сайлау. Хәзерге вакытта мәктәптә ныклы әзерлек чаралары оештырыла.
“Көзге яхшылык атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясен дәвам итеп 17 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри авылында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар янында кунакта булдылар. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп күчтәнәчләр, берсеннән берсе кызыклы китаплар бүләк иттеләр.