“Көзге яхшылык атнасы – яхшы эшләр эстафетасы”.

2015 елның 18 сентябре, җомга

Көзге яхшылык атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясен дәвам итеп 17 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри авылында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар янында кунакта булдылар. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп күчтәнәчләр, берсеннән берсе кызыклы китаплар бүләк иттеләр.

Шулай ук китапханәнең китап сөюче дусты беренче төркем инвалид Миләүшә Шәкүрованың хәлен белделәр.  Шигъри җанлы Миләүшәгә танылган шагыйрьләрнең китаплары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International