17 сентябрь көнне шундый очрашуларнын берсе тыл ветераны Ахатова Наҗия белән уздырылды. Ул күз яшьләре аша үткән тормыш юлларын сөйлэде.
Без ветераннарыбыз белән һәрвакыт аралашып, ярдәм итеп торырга тиешбез.
Атнага ике тапкыр уздырыла торган клуб берләшмәсендә 10 кеше шөгыльләнә. Алар мәдәният йортында уздырыла торган һәр чарада да катнашырга тырышалар.
Соңгы тапкыр алар Олы Мишә авыл җирлегендә уздырылган җыенда чыгыш ясадылар.
Балалар бакчасында саф һавада булу бик мөһим роль уйный. Саф һавада йөрү сәламәтлек, физик һәм акыл үсеше өчен бик файдалы.Шулай ук балалар хезмәткә, әйләнә-тирәне күзәтергә, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт сакларга өйрәнәләр. Урамда балалар белән төрле уеннар уйныйбыз, һава торышы һәм табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез.
Экскурсиянең төп максаты: балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу. Аларга көзге матурлыкны күрергә, табигый үзгәрешләрне табарга һәм шуның белән хозурлана белергә өйрәтү торды. Саф һавада ял итү һәм ахырдан “Көз, көз...” дип исемләнгән инша язу тора.
Укучылар әлеге экскурсиядән бик канәгать калдылар.
Сентябрь - балаларның куркынычсызлыгын саклау ае булганга күрә, безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбнендә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар булды. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар юл йөрү , янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштылар. Укучылар арасында шушы темаларга рәсем, сочинения конкурслары игълан ителде.
17 сентябрь көнне балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р.Имамиев Казан шәһәрендә “Гомуми белем бирү оешмаларына ГТО нормалары керткән вакытта сәламәтлек саклау һәм спорт-массакүләм эшчәнлеге” дип исемләнгән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашты.