17 сентябрь көнне балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р.Имамиев Казан шәһәрендә “Гомуми белем бирү оешмаларына ГТО нормалары керткән вакытта сәламәтлек саклау һәм спорт-массакүләм эшчәнлеге” дип исемләнгән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113 нче номерлы мәктәбендә физик тәрбия буенча ачык дәрес карадылар. Ачык дәрес вакытында семинар-киңәшмә вәкилләре әлеге мәктәп укучыларының ГТО нормаларын тапшыруга югары дәрәҗәдәге әзерлеккә ия булулырын ассызыклады.