Теләче Үзәк балалар китапханәсе һәм җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре, заман белән бергә атлап, 16 сентябрь көнне “Мин укырга яратам!” акциясе үткәрделәр.

2015 елның 18 сентябре, җомга

Теләче Үзәк балалар китапханәсе һәм җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре, заман белән бергә атлап, 16 сентябрь көнне “Мин укырга яратам!” акциясе үткәрделәр. Әлеге акциянең төп бурычы – китап укчыларның санын арттыру, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү. Шуңа күрә китапханә кысаларыннан без Теләче урта мәктәбе каршындагы скверга чыгарга булдык.

 Акциядә 2-б сыйныфыннан 13 укучы катнашты, шуларның 4 се китапханәгә яңа китап укучы буларак язылдылар. Барлыгы 22 китап бирелде.

Җирлекара китапханә хезмәткәрләре китапханәгә язылырга теләүчеләрне өстәл артында кабул иттеләр. Биредә балалар китап укучы буларак язылдылар һәм өйләренә китаплар яздырып алдылар.Укучыларның кызыксынуларына карап китапханәчеләр үзләренең киңәшләрен бирделәр: нинди китап укырга, бүгенге көндә кайсы авторлар аеруча популяр, һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International