ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  Бу аллеядан көн саен балалар мәктәпкә йөриләр. Лесной авылы мәдәният хезмәткәрләре  8 сентябрь көнне бу территорияне чистартып тәртипкә китерделәр. Иске үләннәрне чаптылар, чүпләрен жыйдылар.

Киңәшмәдә балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Т.Р.Имамиев “Кэс-Баскет” россиякүләм баскетбол ярышларына вакытында регистрация үтү зарурлыгын искәртте,урынбасар Л.Р.Заһидуллина педагогларга группалар комплектлау буенча чыгыш ясады. ГТО нормативлары буенча чыгыш ясаучы методист Д.П.Чернов ассызыклавынча,заявкалар формалаштыру һәм протоколлар тутыруга җитди карарга кирәк. Киңәшмә ахырында педагоглар нормативлар үтәү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр.

 

 

 Дидактик уеннар, төрле көтелмәгән ситуацияләрне чишү аркылы практик күнекмәләр дә алдылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр дә алдылар.


Шуларны истә тотып, үз-үзеңне дөрес тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланган презентация күрсәтүуңышлы булды. Укучылар бирелгән мәгълүматларны аңлап, сорауларга актив җавап бирделәр.

 

  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүген классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Класс җитәкчеләре сүзләрнең дөрес язылышына һәм әйтелешенә игътибар бирде.Балалар кайбер сүзләрне язып карадылар .Грамоталы булырга сүз бирделәр.


  Олы Мишә урта  мәктәбендә  сыйныф сәгатьләре үткәрелде.  Укучылар  грамоталылыкның  кешелек дөньясы өчен чын бәйрәм булуын белделәр һәм   тормышта белемнең , грамоталылыкның кирәк икәнен , бары  тик гыйлемле, грамоталы кешенең генә зур үрләрне яулаячагын аңладылар.
Физкультура дәресләре саф һавада үткәрелә. 

 Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  әзерләнгән, берничә бүлектән торган күргәзмә бәйрәм тамашачыларының игътибарын үзенең  зәвыклы бизәлеше, эчтәлеге, күпкырлы һәм җирле материалларга нигезләнгән булуы белән  җәлеп итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International