Агымдагы елның 8 сентябрендә “Батыр” спорт комплексының уку классында өстәмә белем бирү педагоглары һәм физик тәрбия укытучылары белән эшлекле киңәшмә уздырылды.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 8 сентябрендә “Батыр” спорт комплексының уку классында өстәмә белем бирү педагоглары һәм физик тәрбия укытучылары  белән эшлекле киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Т.Р.Имамиев “Кэс-Баскет” россиякүләм баскетбол ярышларына вакытында регистрация үтү зарурлыгын искәртте,урынбасар Л.Р.Заһидуллина педагогларга группалар комплектлау буенча чыгыш ясады.

ГТО нормативлары буенча чыгыш ясаучы методист Д.П.Чернов ассызыклавынча,заявкалар формалаштыру һәм протоколлар тутыруга җитди карарга кирәк. Киңәшмә ахырында педагоглар нормативлар үтәү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International