Алар бәйрәмгә “Көзге муллык” темасына күргәзмә өстәле әзерләделәр. Ә Шәдке мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче “Тамчыкай” бию коллективы чыгышы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Шулай ук быел инглиз теле укытучыбыз - Дәминова Зөлфия Гәбделхәй кызы. Яшь укытучыларга эшләрендә уңышлар, сабырлык һәм сәламәтлек телибез. Уку елын шулай бергә уңышлы тәмамларга язсын.
Әлеге бәйрәмдә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тормышлары авыр, социаль яктан куркыныч гаиләләрне һәм аларның балаларын, шулай ук сәламәтлекләре чикле булган балаларны төрле спорт уеннарына катнашырга чакырдылар.
Фотоматериаллар ярдәмендә укучылар экология проблемасының бар илләрдә дә актуаль икәнен күрделәр.
Дәресләрдә укучыларга табигатькә сак караш тәрбияләү максаты куелды. Экологик тәрбияне без кече яшьтән үк бирергә тиеш. Башлангыч сыйныф укучылыры үз сыйныфларында гөлләр үстерәләр, аның ничек үсүен күзәтәләр. Җәй көне бакчада матур чәчәкләр үстерәләр .