Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 5 сентябрь көнне район үзәк ял паркында парк һәм скверлар елы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм кичәсендә актив катнаштылар. Алар бәйрәмгә “Көзге муллык” темасына күргәзмә өстәле әзерләделәр. Ә Шәдке мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче “Тамчыкай” бию коллективы чыгышы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.