Менә яңа уку елы да башланды. Быел безнен Максабаш башлангыч мәктәбендә икенче һәм дүртенче сыйныф укучыларын Шәкүрова Айгөл Мәгаз кызы укытачак. Ул укучылар белән уртак телне тиз тапты. Шулай ук быел инглиз теле укытучыбыз-Дәминова Зөлфия Гәбделхәй кызы. Зөлфияне дә укучылар бик яратты. Яшь укытучыларга эшләрендә уңышлар, сабырлык һәм сәламәтлек телибез. Уку елын шулай бергә уңышлы тәмамларга язсын.