Әлеге чарада район җирлекара китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты. Китап сөючеләр өчен күргәзмәләр эшләде, теләгән кешеләргә китапны яздырып та, сатып алырга да мөмкинлек бар иде биредә. Балалар рәссамнар аллеясында үзләре яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр ясап истәлекле призлар да алдылар. Авыл китапханәләре җирлеүзидарәләр составында әдәбият елына багышланган күргәзмәләр белән катнаштылар.
Республикабызда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылган бәйрәм программасында җыр һәм бию белән беррәттән авыл җирлекләре оештырган күргәзмәләр, “Иң зур кабак” конкурсы, әдәби сәхифә бәйгеләре, төрле спорт ярышларында катнашырга була иде.
Сентябрь аенда гөлҗимеш,алма,кызыл миләш,кара миләш,балан киптерелеп тапшырылачак.
Тревога сигналы буенча барлык укучылар һәм укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар . Берәү дә йөгерми,тынычлык сакланыла – бу исә янгын вакытында төп кагыйдә.