Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбендә ,балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында , янгын куркынычсызлыгы буенча тренировка үткәрелде.Тревога сигналы буенча барлык укучылар һәм укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар . Берәү дә йөгерми,тынычлык сакланыла – бу исә янгын вакытында төп кагыйдә. Һәр сыйныф укытучысы хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Радикка рапорт бирде. Ул үз чиратында янгыннан бер кеше дә зыян күрмәвен, барлык укучыларның да куркынычсыз урында булуын директорга җиткерде. Директор укучыларның бердәм, тиз эш итүләрен , кагыйдәләрнең дөрес үтәлүен билгеләп үтте.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда паникага бирелмәү, тиз һәм тәртип белән эш итү иң мөһиме.