5 сентябрь көнне Теләче ял паркында Сквер һәм паркларлар елы уңаеннан зур бәйрәм оештырылган иде. Әлеге чарада район җирлекара китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты. Китап сөючеләр өчен күргәзмәләр эшләде, теләгән кешеләргә китапны яздырып та, сатып алырга да мөмкинлек бар иде биредә. Балалар рәссамнар аллеясында үзләре яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр ясап истәлекле призлар да алдылар. Авыл китапханәләре җирлеүзидарәләр составында әдәбият елына багышланган күргәзмәләр белән катнаштылар.