Агымдагы ел республикабызда “Парклар һәм скверлар” елы буларак игьлан ителгән иде. 5 сентябрь көнне район үзәгендә “Парклар һәм скверлар көне” нә багышланган бәйрәм тантанасы узды.Әлеге бәйрәмдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре -китапханәче Мухаметшина Г.И. һәм клуб мөдире Сагдиева Ф.М.да катнашты. Алар «Көзге муллык» күргәзмә өстәле әзерләделәр.