Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында ,“Мин сәләтле!” атналыгы кысаларында , районыбызның сәләтле кешеләре белән очрашулар дәвам итә.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында ,“Мин сәләтле!” атналыгы кысаларында , районыбызның сәләтле кешеләре белән очрашулар  дәвам итә.4 нче сентябрь  көнне очрашуга район сәнгать мәктәбе укытучысы Фидәис Халиуллин һәм аның өйрәнчеге яшь талант иясе - Ильяс Фархуллин килде. Ильяс- районыбызның курайчысы һәм оста гармунчысы.Ул Россия, Республика , район күләмендә узган бик күп  бәйгеләрнең җиңүчесе, лауреаты. Алар остазы белән берлектә балаларны халык уен кораллары белән таныштырдылар һәм төрле көйләр уйнап күрсәттеләр. Ильяс сабыйларны биш төрле уен коралында уйный белүе белән шаккатырды.

 Очрашу  ахырында кунаклар күңелле татар бию көйләрен уйнап ,балаларны биеттеләр һәм үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International