5 сентябрь көнне район үзәк ял паркында янәдән бәйрәм иттек. Республикабызда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылган бәйрәм программасында җыр һәм бию белән беррәттән авыл җирлекләре оештырган күргәзмәләр, “Иң зур кабак” конкурсы, әдәби сәхифә бәйгеләре, төрле спорт ярышларында катнашырга була иде.
Бәйрәмебезнең бизәге булып “Сәйдәш” бию театры чыгышы булды.