2015 елның 5 сентябрь көнне, Республикабызда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның ял паркында төрле спорт уеннары, концерт номерлары белән үрелгән бәйрәм узды. Әлеге бәйрәмдә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тормышлары авыр, социаль яктан куркыныч гаиләләрне һәм аларның балаларын, шулай ук сәламәтлекләре чикле булган балаларны төрле спорт уеннарына катнашырга чакырдылар. Шушы уеннарда катнашкан барлык балаларга күчтәнәчләр бирелде.