ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

         22 август көнне районыбызның яшь көрәшчеләре  «Теләче» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Райнур Шәмсетдинов  һәм Венер   Әскәров  җитәкчелегендә Казанда “Ак Барс” Көрәш сараенда узган “Батырлар бәйгесе” турнирын карарга бардылар.

Теләче җирлекара китапханәсендә “Татарстан – туган җирем” исемле күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланды. Күргәзмәдә республика тормышы, күренекле вакыйгалар, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган әсәрләр тәкъдим ителде.

Әлеге бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.

     19 август көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә шушы дата уңаеннан «Флаг – России честь и знак» дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды, анда Россиянең дәүләт символлары турында китаплар һәм журналлар куелган иде.

Шул акция кысаларында Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия 19 август көнне, өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.
Без китапханәдә балалар белән таушалган  китапларны барлыйбыз һәм төзекләндерәбез. Бу балалар өчен бик кызыклы дәрес, алар шул ук вакытта   эшлиләр дә, уйныйлар да. Төзекләндерелгән китаплар яңа сулыш алсалар, балалар үзләре китапны саклау серләренә төшенәләр.
Берләшмәгә йөрүчеләр  көндәлек килгән матбугат белән һәрдаим танышып торалар. Борынгы йолаларны  өйрәнәләр. Берләшмә членнары 18 август көнне китапханәгә  чираттагы утырышка җыелды.

      18 август көнне Күкчә авылы китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына  80 ел (1935-2012) булу уңаеннан «Талантлы һәм халыкчан драматург» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды, аннан  укучылар бик теләп файдаланды.

Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

14 август көнне Олы Нырсы һәм Иске Карабаян авылы китапханәчеләре    балаларны күп гасырлар буе  тарихын саклаучы “Зөлката” изгеләр каберлеге, изгеләр чишмәсенә экскурсиягә алып бардылар. Алар тарафыннан әлеге изгеләр турында  мәгълумат бирелде, балаларга төбәк тарихын тирәнтен өйрәнергә һәм кадерләп буыннан – буынга сакларга кирәклеге әйтелде. Соңыннан балалар китапханәчеләр әзерләгән тәм – томнар белән сыйландылар.

Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары Олы Кибәхуҗа авылында клуб ачылу тантанасына әзерләнәләр. Алар анда “Орчык өмәсе” күренешен күрсәтәчәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International