ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2015 ел
сишәмбе
“Авыл клублары” республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Олы Кибәхуҗа авылында 100 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты. Ул фельдшер-акушерлык пунктын һәм китапханәне үз эченә алган. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. 
Юл унаенда алар чишмә суының файдасы, чишмәнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Экскурсия вакытында " Китап уку өчен 2015 секунд" акциясе  оештырылды. Әдәбият елына багышланган бу акциядә балалар үзләре белән алып килгән иң яраткан китапларын 33 минут буе тын калып укыдылар. 

24 август көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе чишмәләрне барлау һәм чистарту максатыннан,  балалар белән  «Изге чишмә»гә экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда,  ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде.  

2015 елның 24 август көнендә район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 130 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы  кысалары эчендә, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды. 


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Р.Н. Миңнеханов Олы Кибәхуҗа авылында төзелгән авыл мәдәният йорты бинасы ачу тантанасында катнашу максаты белән килде. 
24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан "Үлемсез аның исеме, мәңгелек аның даны" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды  һәм Р. Мостафинның "Җәлилчеләр" дигән китабына күзәтү оештырылды.

23 август көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Татарстанның һәм Россиянең драматургы, прозаигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Драмаларда күӊел дөньябыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Шул уңайдан, 22 август көнне Айдар авылы китапханәсендә "Басуларда хезмәт шавы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә  "Урак - 2015"не яктырткан газета-журнал материалларыннан төзелде.
Бу бәйгедә катнашырга дип Казанга бик күп кунаклар килделәр. Барысы 170 пенсионер катнашты. Әлеге чемпионатның ачылышына безнең район пенсионерлары да бардылар. Аларны “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәге озата барды.
Айдар мәдәният йорты директоры, һә  мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә, кулларыбызга фотоапппаратлар һәм рюкзаклар алып туган авылыбызның табигатен күзәтергә кузгалдык. Әлеге сәяхәтебезне " Айдар авылы буйлап- Экскурсия" дип атадык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International