ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

19 май көнне Олы Нырсы  гомуми урта белем бирү мәктәбендә 11 сыйныф укучыларынын ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта уку елы тәмамлап үткәреләчәк ихтиханнар һәм  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен  оештыру буенча сораулар каралды.  

18 нче мартта Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әдәбият елы кысаларында сыйныфтан тыш чара «Шәүлә театры” куелды.  6-7 нче сыйныф укучылары  “Өч абый”  әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар барысын да үзләре эшләделәр. 
18 май көнне “Теләче” газетасы   редакциясендә  “Теләчеинформ”   мәгълүмат  үзәге”,  район “ФОРПОСТ” яшьләр үзәге   белән   берлектә   Бөек  Җиңүнең  70 еллыгы   уңаеннан   игълан ителгән  “Без  онытмыйча яшибез”    дип   исемләнгән  хәрби – патриотик    темага   мәкаләләр    конкурсына   йомгак   ясалды. 

19
май, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 18 май көнне авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча  Баландыш  авыл җирлегендә  праймериз булып үтте.   Дүрт  детутатлыкка  кандидат  сайлау алды программалары  белән чыгыш ясадылар

Теләче урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе  белән тыгыз  элемтәдә торып эшли. Бу уку елында  татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Р. Сәлмәнова һәм Г.Ф.Кәримова  институтның милли мәгариф лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә , “Чәчмә әсәрләр үзенчәлеген өйрәнүне оештыру” дигән методик кулланма төзеделәр. 
Быел әлеге чара 70 еллыкка карата игълан ителгән иде. конкурска бик күп хатлар килде. Аларның кайберләре “Теләче” газетасы битләрендә дә бастырылып барылды. Конкурска бик күп эшләр килде. 

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 17 май көнне авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча  Алан авыл җирлегендә  праймериз булып үтте.  Барлыгы 55 кеше катнашты. Дүрт  детутатлыкка  кандидат  сайлау алды программалары  белән чыгыш ясадылар.
Халыкара гаилә көне уңаеннан , “Родник” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре әлеге гаиләләр белән берлектә 18 май көнне Биектау районы Ямаширмә авылында урнашкан тәвә кошы фермасына экскурсия оештырдылар.

18 май көнне  Теләче мәктәбе укучылары ярдәме белән район мәдәният йортында районыбызда  булачак  сабантуй  бәйрәменә  әзерлек башланды.   

15 май көнне Айдар мәдәният йорты эшчеләре территорияне яшелләндерү һәм тирә- юньгә матурлык өстәү йөзеннән мәдәният  йорты  каршындагы бакчага чәчәкләр утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International