ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
29 апрель көнне Теләче район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры коллективы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Мансур Гыйләҗевның «Яра» исемле драмасы белән Әтнә дәүләт театрында бара  торган зонада Төбәкара «Идел йорт» фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
29 нчы апрель  көнне Теләче урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укучыларның фәнни –гамәли конференциясе булып үтте. 
Алар бу уку йорты, аның факультетлары белән таныштылар. Мөгаллимнәр укучылар белән рус теле, математика һәм биология фәннәре буенча дәресләр үткәрделәр. Әлеге чара  бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү максатыннан оештырылды.  Укучыларга имтиханнарда уңышлар телибез!

Теләче муниципаль социаль саклау идәрәсендә 2013 елның 28 нче декабрендә каралган № 442 Федераль законның  иҗтимагый хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шарты турында белешмә алу өчен “Кайнар телефон” линиясы эшли. 

Без үзебезнен мәктәп территориясен тәртипкә китердек, җыештырдык.
Көн  матур, бар  тарафтан  яз  сулышы  бөркелә. Шуңа  да  укучылар  һәм  укытучылар  саф  һавада  теләп  эшләделәр. Күмәк  көч  белән  кыш  буена  җыелган  чүп-чар, иске  яфраклар  җыелды. 
  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан  Әбде урта мәктәбендә әлеге истәлекле датага багышланган төрле чаралар үткәрелә.Бүген инглиз теле укытучысы Михайлова Ф.А.уртанчы сыйныфлар белән “Каһарманнар эзе буйлап”дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.

Бугенге очрашуның иң мөһим мәсәләсе - бу гаиләгә булышу гына түгел, ә аларда халык арасында тулы мөмкинчелекләр белән яшәү өметен уяту иде.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул, элеккечә, хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы һәм үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә. 1 Май һәр буын өчен бердәмлек көне булсын.

Безнең мәктәпнең укучылары әлеге ярышта  икенче урынны алдылар һәм велосипед белән бүләкләнделәр. 3-сыйныф укучылары Шогаепов Илзир “Юл йөрү кагыйдәләре”н белү һәм велосипедта йөрү буенча беренче урын, Хазиева Динә  икенче урын алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International