Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Саетова Д.Р. «Көзге яфраклар " дигән мастер-класс үткәрде.
Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр. Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Баландыш авыл китапханәсендә 14 нче сентябрь көнне татар халык җырларын искә алып “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән кичә үткәрелде.
Теләчедә Татарстанның ветераннар советы рәисләре катнашында «Рухи - әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе» темасына күчмә семинар - киңәшмә узды. Әлеге семинар Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә башланып китте.
Районыбызның барлык мәктәпләрендә «Россия – минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү курсының беренче дәресләре узды. Укучыларга фән һәм технологияләр өлкәсендәге казанышлар, заманча хезмәт базары турында сөйләделәр.
Курсның беренче дәресендә укучылар һәр кешенең тормышында хезмәтнең мөһимлеге, илебез икътисадының тармаклары, шулай ук төрле һөнәрләр өчен кирәкле сыйфатлар һәм күнекмәләр турында белделәр.
Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Теләче районы Беренчеләр хәрәкәте делегациясе составында Саба районында экскурсиядә булдылар. Алар Саба аграр көллиятендә һәм Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында булдылар. Сәяхәт бай һәм кызыклы килеп чыкты.
Баландыш төп мәктәбендә 2023 елның көзге кроссы узды. Кросста 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр район ярышларында мәктәп данын яклаячак . Аларга уңышлар телибез!
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Лев Толстой искиткеч язучы. Аның әсәрләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укый. Аның иҗатында, искиткеч көзгедәге кебек, бөтен гасыр дәвамында рус җәмгыяте тормышы чагыла. Китапханәчеләр укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының иҗаты буенча танып белү уены үткәрәделәр, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.
Теләченең 2нче балалар бакчасының зурлар төркемә тәрбияләнүчеләр Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Имамиева Ф.М. балалар өчен музей залы буйлап кызыклы экскурсиясе үткәрде. Балалар бик теләп Фаягөл Миннехановнаны тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар: күргән экспонатлар аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә тагын килергә вәгъдә бирделәр.
Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре яшьләр белән “Аек акыл зур бәхет” дип исемләнгән мәглүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәдә “Аек булу - яшәү мәгънәсе” исемле тематик китап күргәзмәсе дә куелды. Әлеге чара яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. һәм музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән берлектә экскурсиягә бардылар.