4 нче ноябрь Халыклар бердәмлеге көне.

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Хәзерге шартларда без федерализм, демократия принципларына таянып, үзара  ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып,  Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен  ныгытабыз. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә 3 нче ноябрь көнне «Рәсәйнең көче — халыклар бердәмлегендә!» дигән патриотик сәгать үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International