3 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, китап укучылар игътибарына, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап Ватанның төп символлары белән таныштыручы экспозиция әзерләделәр. Күргәзмәдән кулланучылар Конституция нәрсә ул, республиканың төп законы кайчан һәм ничек кабул ителгән кебек сорауларга җавап таба алдылар. Экспозиция эшчәнлеге дәвамында китапханә хезмәткәрләре балаларны ТР Конституциясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырып барды, Республикабызның символлары булган герб, гимн һәм флагның әһәмияте турында сөйләде. Туган якны өйрәнергә яратучылар «Мин туган як турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап эзләде.