2023 елның 07 октябрендә Казан шәһәрендә кул сугышы буенча республика турниры узды.Әлеге ярышларда «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең» өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.
5 октябрь көнне илкүләм Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның акыллы фәннәрен үзләштердек. Безне бу белем дөньясына махсус кеше-укытучы алып барды!
2023 елның 08 октябрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 зона этабында катнашты.
Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлатылды. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, чигүле сөлгеләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
Шуны истә тотып 5 октябрь –укытучылар көнендә Олы Мишә авыл китапханәсендә, Пушкин картасы кысаларында, укытучылар белән очрашу үткәрелде. Бу очрашуда өлкән буын укытучылары белән яшь буын укытучылары һәм мәктәп укучылары арасында дискуссия булып узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп өлкән буын һәм яшь буын укытучыларның фикерләрен тыңладылар. Бу очрашу барлык катнашучылар өчен дә файдалы һәм тәрбияви чара булды.
5 октябрь көнне Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучы һөнәре һәммәбезгә дә кечкенәдән үк таныш. Алар ак кәгазьдәй сабый күңеленә белем орлыклары иңдерүче, тәрбия бирүче остазлар, хөрмәткә ия булган затлар. 6 октябрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары белән "Укытучым - канат куючым" темасына кичә-очрашу булып узды.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан 6 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылында “Гомер бит ул бер генә” дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә барлык олылар да чакырылды. Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында концерт номерлары карап үзләренчә ял иттеләр. Өлкән авылдашларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллович, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гиниятуллин Динар Сәитович, ветераннар советы рәисе Әнвәрә Назиповна котлады. Олылар үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп, күңелләре булып, рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Укытучының үз укучыларына нинди белем бирү җәмгыятьнең киләчәгенә бәйле.
5 октябрь - Укытучылар көнендә Шәтке авыл китапханәсендә “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Минем яраткан укытучым” дигән темага хикәя яздылар. Һәр бала үзенең яраткан укытучысы турында, яраткан фәннәре турында бик матур хикәяләр язды. Язган хикәяләрен кычкырып укып, берберсе белән уртаклаштылар.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Аның эшчәнлегендә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановта катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2023 елның 10 октябрендә узачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов киләчәк.