ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Ул барлык укытучыларга багышланган һәм педагогик һөнәр вәкилләренең аерым статусын тану максатыннан үткәрелә. Ел саен 5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә укытучыларга багышланган «Минем яраткан укытучым» исемле фотокүргәзмә оештырылды. Анда укучыларның яраткан укытучылары белән төшкән фотолары урын алды. Күргәзмә аларның эшчәнлеген тану, хөрмәт итү һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт билгесе итеп оештырылды. Шулай ук китапханә һәм клуб белән тыгыз элемтәдә эш алып баручы башлангыч сыйныф укытучысы Раъно Исамованы бәйрәм белән котладык.

5 октябрьдә Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәмне күпләр яратып һәм көтеп ала, чөнки һәрберебезнең тормышында зур урын алып торган укытучылар бар. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәптә укыдык, белем алдык һәм тормышка кирәкле фәннәрне үзләштердек.

Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Ни генә булмасын, укытучы һөнәре - ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә. Бу көнне яраткан укытучыларыбызны котлау билгеле бер традициягә керде.

«Пушкин картасы» кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре «Туган якка сәяхәт» дип исемләнгән квест-уенын үткәрделәр. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар һәм кызыклы биремнәргә җаваплар бирделәр.

4 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Пушкин картасы буенча 8 сыйныф укучыларына “Сүзнең көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә  күрсәтелде. Чараны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.

Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель  китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД отряды волонтерлары белән берлектә, Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Сез безгә кирәк әле, сез безгә терәк әле” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеларында  эшләүче хезмәткәрләрнең  һөнәри бәйрәмнәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасын Теләченең  2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  ачып җибәрде.

1 октябь көнне олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез - Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Бу көнне Алан авылы китапханәсендә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән акция – өлкән китап укучыларыбызның өйләренә барып бәйрәм белән котлау, аларны яңа китаплар белән таныштыру оештырылды.

Ел саен агач утырту акцияләре урман торгызуга һәм яшелләндерүгә генә түгел, ә урманга һәм табигый ресурсларга сак караш тәрбияләүгә дә бәйле. Планетада яшел урыннар саны кими бара. Экологик хәлне яхшырту өчен битараф булмаган кешеләрне җәлеп итәргә һәм туган якны яратучы, экология турында кайгыртырга әзер кешеләрне берләштерергә кирәк. Агач - тормыш символы бит.  «Үз агачыңны утырт» — Бөтенроссия проекты кысаларында ел саен яз һәм көз айларында Россия халкы шәһәрләрдә, авылларда һәм җирлекләрдә игелекле уйлар белән агачлар утырта, шуның белән яшәү тирәлеген камилләштерә. Бу акциягә Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.

Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. Шул уңайдан Алан авыл китапханәсендә «Туган җирегезне яратыгызһәм тарихын белегез!" дигән туган якны өйрәнү сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International