3 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә балаларны рус шагыйре С.А. Есенин иҗаты турында белемнәрен киңәйтү максатыннан «Штрихи к портрету Сергея Есенина» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Интернет бик көчле ресурс, ул кеше тормышын күпкә җиңеләйтә һәм яшь шәхеснең үз-үзен тормышка яраклаштыру, аралашу, уку, ял итү өчен чиксез мөмкинлекләрен ача. 30 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән тема белән авыл яшьләре катнашында викторина үткәрелде.
Үзәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре барлык китап укучыларны Музыка көненә багышланган «Тылсымлы ноталар» күргәзмәсенә чакырды. Күргәзмә бөек композиторларның һәм танылган вокалистларның тормышы һәм иҗаты белән танышырга; музыка һәм аның жанрлары турында күбрәк белергә; музыканы рәссамнар, шагыйрьләр һәм язучылар карашы аша күрергә тәкъдим итә.
Чакырылган кунакларга үзешчән артистлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук биредә ветеран авылдашыбыз Харисова Наиләне туган көне белән котладылар. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә бәлән дәвам итте.
Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз белән “Үзе бер чор, үзе бер җыр” исемле очрашу кичәсе узды. Кичә табын артында җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Өлкәннәр – алтын канат» исемле китап күргәзмәсе, стендгазета эшләнде.
Аны билгеләп үтү күптәннән традициягә әверелде. Билгеле булганча, аны ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бу дата өлкән буын вәкилләренә игътибар бирергә һәм кыйммәтле тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы сәбәп. Бу шулай ук яшь буын өчен искәртү. Картлык ярдәмгә, мәхәббәткә, кайгыртуга мохтаҗ. Бу яшьлекнең мәңгелек булмавына басым ясый: яшьлек вакыт узу белән җитлеккәнлеккә, ә аннары картлыкка алмашына. Шушы бәйрәм уңаеннан район авыл китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән бәйрәм чаралары уздырды.
Айдар авыл китапханәсендә “Иң яхшы Интернет та, китапны алыштырмый!” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чараның максаты - укучыларның игътибарын шәхес үсешенең мөһим факторлары буларак китапка һәм укуга җәлеп итү. Чара барышында укучылар яраткан әсәрләре турында фикер алыштылар, яңа әдәбият яңалыклары белән таныштылар, элек укыганнарыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында куелган төп сорау: «Балаларны яхшы, кызыклы әдәбият укуга ничек өйрәтергә?». Интернеттан, әлбәттә, без китмәячәкбез, әмма гомуми тырышлык, китап һәм уку пропагандасы аша, без балаларга әдәбиятның әһәмиятен җиткерә алачакбыз.
Урта Мишә авылы клубында Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш. Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады.
30 сентябрьдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Кеше хокуклары - синең хокукларың» исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларны Кеше хокуклары турында, халыкара-хокукый документларның барлыкка килү тарихы һәм аның төп нигезләмәләре белән таныштырды.