18 нче август лагерьның ахыргы көнендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Библиопикник" оештырдылар. Пикник вакытында төрле күңелле, кызыклы уеннар үткәрелде. Китапханәчеләр шулай ук "Китап ГТО"сы үткәрделәр.
Теләче үзәк китапханәсендә үтүче китапханә лагерының дүртенче көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Уку залында балалар өчен "Имин йөрик юлларда" дип исемләнгән уен - дәрес үткәрелде.
.
15 август көнне, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында, район мәдәният йортында 144 булачак беренче сыйныф укучысына һәм аз керемле гаиләләрнең 2-4 сыйныфларыннан булган 55 укучыга портфельләр һәм мәктәп әсбаплары тапшыру тантанасы узды. Шулай ук, быел әлеге акция кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да ярдәм күрсәтелде.
.
Вакытлы матбугатны укыган кеше белемле, соңгы вакыйгалардан хәбәрдар була. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен "В журнальном царстве очутиться, да чтоб там не заблудиться" исемле вакытлы матбугат көне үткәрелде. Китапханәче укучыларны «Мурзилка», «Саша и Маша», «Веселые картинки», «Салават күпере» журналлары белән таныштырды. Шулай ук газета, журнал, мәкалә, искәрмә, журналист, вакытлы матбугат кебек төшенчәләрне аңлатып узды.
Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыралар. Көн саен китапханәдә вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр саны арта бара. Алар өчен бай программалар эшләнде. Беренче көнне "Иң күп укучы" конкурсы старт алды.
Каникуллар - күңел ачу, ял итү өчен иң яхшы вакытларның берсе.
13 нче август көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Творчество заразительно" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Китапханәче укучылар өчен фоторамка ясау буенча кызыклы иҗади эш әзерләде. Балалар төсле кәгазь, тукымалар һәм төрле декоратив элементлар кулланып рамнар ясадылар. Чарада катнашучылар бары тик уңай эмоцияләр генә алып таралыштылар.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Наркомания төпсезлеккә бер адым» дигән темага мәгълүмат сәгате узды. Балаларга электрон презентация тәкъдим ителде, алар сәламәт яшәү серләрен һәм наркомания белән токсикомания кебек сәламәтлек өчен иң куркыныч гадәтләр турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче зыянлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек зыян китерүе, хәзерге кешегә үз сәламәтлеген саклап калу өчен нәрсә кирәклеге турында тормыштан мисаллар китерде. Чарага тематик күргәзмә дә әзерләнде.
.