Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, Казаклар авыл китапханәчесе авыл клубы мөдире белән берлектә «Көзге ассорти» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.
Балалар көз иленә сәяхәт иттеләр.Төрле күңелле уеннарда катнаштылар, кызыклы биремнәр чиштеләр, көз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Көзге бәйрәм чарасы балалар күңеленә бик тә хуш килде.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендәге балалар тырышлыгы белән әзерләнгән “Әбекәй, алтыным, минем бик якыным!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әбиләре, дәү әниләре , бабайлары килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан бергәләп чәй эчү оештырылды.
“Батыр” спортзалында 2009 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 4 кызлар командасы (барлыгы 46 укучы) катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.
Субаш авыл китапханәсендә “Тамчы” тугәрәгенә йөрүче балалар белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать уздырылды. Биредә туган як табигатенең матурлыгы турында фикерләр алышынды. Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Нәни дусларыбыз агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмакларны чишүдә дә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрь аеның җылы бер көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Табигатьнең сихри мизгеле” дип исемләнгән экскурсиядә табигатьне күзәттеләр.
Татар халкы - чигүле түбәтәйләр, матур калфаклар, бизәкле итекләр белән дан тоткан. Хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкыч кияргә яратканнар. Бигрәк тә алтын һәм көмеш белән чигелгән камзуллар белән киенгәннәр. Шулай ук бизәкле калфаклар да кияргә яратканнар.
Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 28 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс, кочагыңда муллык, байлыклар” дип исемләнгән алтын көз кичәсе үткәрделәр.
Укучылар үзидарә көнен укытучыларны ишек төбеннән үк бәйрәм белән котлаудан башладылар, үз куллары белән ясалган узенчәлекле открыткалар бүләк иттеләр.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Тарих укытучысы музей буйлап төрле экспозицияләр белән экскурсия үткәрде, ул балаларга ата-бабаларыбызның көнкүрешен белергә һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар сойләде. Балалар чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Безнең ата-бабаларыбызның кием-салымны ничек шомартуларын, ничек май ясауларын, туку станогында ничек эшләүләрен һ.б. турында белделәр.