ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2023 ел
шимбә

Шуңа күрә, алар балаларына укырга мәхәббәт уятырга тырышалар.

9 нчы август көнне Шармыш авыл китапханәсендә китап яратучылар көненә багышлап "Мы читаем и играем, мастерить не забываем" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Әлеге мастер - класс китапларга һәм аларның эчтәлегенә мәхәббәт уяту өчен тагын бер этәргеч булды.

Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә.  Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.

Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзулинның юбилее уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсенең  уку залында "Шагыйрь күңелендә ниләр бар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, һәм аңа күзәтү үткәрелде. Әлеге китап күргәзмәсеннән юбилярның таланты, әдәби дөньясы белән якынанрак танышырга була.

Чараның максаты - юл кагыйдәләрен белү иде. Уен барышында балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар һәм юл билгеләрен дөрес атап, нинди төркемгә бүленгәннәрен әйтеп уздылар. Әлеге чара эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте! Китапханәдә шулай ук китап укучыларга "Светофорик – друг детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Язучы Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә  китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны Равил Фәйзуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында укучылар юбилярның иң яраткан шигырьләрен укыдылар.

Теләченең мәдәният һәм ял паркында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Туган ягым – Теләче” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате булып узды. Балалар Теләчебезнең күренекле шәхесләре һәм танылган язучылары, аларның иҗатлары белән танышты,  мәдәният һәм спорт объектлары турында тулырак мәгълүмат алды.  Чара ахырында балалар белән китапханәнең уку залында “Тамырлары шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Елдагыча  Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен  иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен  1 августтан  яңадан исәпли.

Китапханәгә килгән газета һәм журнал безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында сөйли. Ләкин барлык укучылар да китапханәгә килә алмыйлар, ул вакытта без үзебез аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез. Беренчедән, өлкән буын кешеләренә бик күп мәгълүмат кына түгел, ә аралашу да кирәк. Шуны истә тотып, 3 август көнне Шармыш авыл китапханәчесе алар өчен вакытлы матбугат көне үткәрде.

Тикшерү вакытында комиссия әгъзалары эчке биналарны һәм аның тирәсендәге территорияне карыйлар, барлык нечкәлекләргә игътибар итәләр, чөнки кабул итү сыйфатына укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең иминлеге турыдан-туры бәйле. Шулай ук, комиссия учреждениенең куркынычсызлык кагыйдәләренә, санитар нормалары һәм таләпләре үтәлүгә зур игътибар бирә.

Йорт хайваннары кешеләрнең тиешле кайгыртуына һәм игътибарына лаек. Дүрт бүлектән торган күргәзмә этләр, мәчеләр, балыклар һәм кошлар турында күп кенә файдалы мәгълүматларны чагылдырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият, һичшиксез, яраткан хайваннарны тиешенчә карау һәм үстерү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Яшь укучылар үзләренең хайваннары турында фикер алыштылар. Көн дәвамында китап укучыларга хайваннар турындагы табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International